news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"ВИМ-Авиа" хезмәтеннән файдаланган туристларны Төркиядән бүген кайтарачаклар

1 октябрьдә Төркиядән 20дән артык рейс ясалачак.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). "ВИМ-Авиа" хезмәтеннән файдаланган туристларны Төркиядән бүген кайтарачаклар. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

"Төркиядән туган илләренә кайтуларын көтүче Россия туристлары бүген кайтарылачак", – диелә хәбәрдә.

Россия Транспорт министрлыгы хәбәр итүенчә, 1 октябрьдә Россия һәм чит ил компанияләре самолетлары 20дән артык рейс ясаячак.

“ВИМ-Ави” компаниясе Симферополь һәм Сочига, 15 октябрьгә кадәр, очышларны туктата. Рейслар Ерак Көнчыгыш федераль округы шәһәрләренә дәвам итәчәк, диелгән Россия авиациясе хәбәрендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot