news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вильнюста Литва татарларына багышланган фәнни конференция булды

Конференциядә Беларусь, Болгария, Литва, Испания, Польша, Россия Федерациясе, Украина, Төркия кебек илләрдән килгән галимнәр катнашты.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). 9-11 сентбярьдә Вильнюс университетының филология факультетында Литва Республикасы Парламенты игълан иткән Литва татарлары елы уңаеннан «XIV-XXI гасырларда татарлар Литва тарихы һәм мәдәниятендә: яңа тикшеренүләр» дигән халыкара фәнни конференция узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциядә Беларусь, Болгария, Литва, Испания, Польша, Россия Федерациясе, Украина, Төркия кебек илләрдән килгән галимнәр катнашты. Ике көн эчендә 40 доклад укылды.

Утырышларның беренче көненнән соң концерт булды, анда татар көйләре һәм җырлары яңгырады. Концертта Опера театры солисты Юлия Каралюнайте, «Илсу» татар фольклор ансамбле һәм Лакме квартеты чыгыш ясады. Ә шимбә көнне, 11 сентябрьдә конференциядә катнашучылар Кедайняй шәһәренең тарихи үзәген һәм Кедайняй мәчете манарасын карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot