news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вильнюс урамнарының берсендә татар телендә язылган табличка урнаштырылган

Төрле төлләрдә язылган урам табличкалары пәйда булу Литва башкаласында узучы “Ачык Вильнюс” акциясенең бер өлеше.

(Рига, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Дмитрий Родионов). Вильнюсның бер урамында татар телендә язылган табличка пәйда булган.

Аның ачылыш тантанасында Литва татарлары берлеге рәисе Адас Якубаускас катнашкан. Шулай ук Татар мәдәни үзәге рәисе Әлмирә Пармаксизоглу, Төркия Татар мәдәни үзәге рәисе Осман Эндер һәм башка җәмәгать эшлеклеләре катнашты, дип яза obzor.lt.

Җыелучыларны “Илсу” татар фольклор ансамбле чыгышы сөендергән.

Төрле төлләрдә язылган урам табличкалары пәйда булу Литва башкаласында узучы “Ачык Вильнюс” акциясенең бер өлеше. Исландийос урамында исланд, Руссу урамында рус, Варшувос урамында поляк, Вашингтоно скверында инглиз телендә язылган табличкалар урнаштырылган. Шуңа да карамастан, табличкалар рәсми түгел. Алар илләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне чагылдыручы урам дизайны элементлары санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot