Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вильнюс мәчете тирәсендә ыгы-зыгы тынып тормый
Вильнюс мәчете тирәсендә ыгы-зыгы тынып тормый
(Каунас, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Галим Ситдыйков). Вильнюста “Шәһәрне үстерү департаменты”ның утырышы үтте. Анда яңадан Вильнюста мәчет төзү мәсьәләсе тикшерелде. Моңа Вильнюс татар җәмгыяте рәисе Адомас Асанавичюсның ТВ-3 литва коммерция каналының яңалыклар программасы аша Вильнюс мәчетенең техник проекты бәясен хөкүмәттән түләтүне таләп иткән чыгышы сәбәп булды.
Шәһәр үзидарәсе мөселманнарга 1,8 гектар күләмендәге җирне шәһәрнең иң яхшы урыныннан 1995 елда ук бүлеп биргән иде инде. Ләкин мөселман җәмгыяте шул вакытта ук аны тиешле урыннарда теркәмәү сәбәпле, бу участок җәмгыять милке булып саналмый. Ун елдан соң бу җирдә агачлар үсеп, ул дәүләт урманы буларак танылган һәм анда нинди дә булса төзү эшләре алып бару гомумән тыелган. Ләкин аның планы заманында мөселман җәмгыяте тарафыннан түләнгән булган инде. Шәһәр үзидарәсе хәзер бу акчаны кире кайтарудан баш тарта. Чөнки мәчетнең техник проекты мәчет планын раслаганчы төзелгән булган, имеш.
Быелгы елда башкала мөселманнарына мәчет төзү өчен дистәгә якын җир участогы күрсәтеп караганнар, ләкин А.Асанавичюс сүзләренчә, алар үзәктән бик ерак урнашкан. Ул 1962 елда җимереп ташланган иске мәчет һәм мөселман зираты җирләрен яңадан кайтару турында уйлана. Ләкин ул җирләр Литва парламенты – Сейм белән янәшәдә урнашкан булганга күрә, бик зур акчалар таләп итә. ТВ-3 программасы аша ясаган чыгышында да А.асанавичюс, әгәр бу мәсьәлә литвада хәл ителмәсә, ул Страсбургка мөрәҗәгать итәчәк һәм җимерелеп ташланган борынгы Вильнюс мәчете һәм зираты өчен 14 миллион лит компенсация сораячагын әйтте. Ләкин бу мәсьәләнең уңай хәл ителүе икеле. Чөнки шәһәр мэры, хәтта, Антакальниста җир участогы бүлеп бирү мәсьәләсен тикшерүдән дә баш тартты.
Менә Литваның бәйсезлек алуына да 15 ел вакыт үтте. Шул дәвер эчендә мәчет өчен җир даулап бары тик бер кеше – Адомас Асанавичюс кына йөри. Калганнары читтән генә күзәтеп тора. Хәзергә кадәр мәчет төзү буенча оештыру комитеты да төзелмәгән һәм шулай ук банкта хисап счеты да ачылмаган. Шулай итеп Литва башкаласы мөселманнары һаман мәчетсез кала бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз