Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вильфанд: Якындагы биш елның берсе метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булырга мөмкин
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдергәнчә, алдагы биш елның берсе метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булырга мөмкин. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
«Әле яңа гына Бөтендөнья метеорология оешмасының хисабы чыкты һәм ул борчуга сала. Менә шундый фараз: 80 процент ихтималлык белән, ким дигәндә алдагы биш елның берсе иң җылысы булыр һәм температура буенча 2024 елны узып китәр дип көтелә, ул әлегә кадәр рекордлы ел иде», – диде Вильфанд чәршәмбе көнне узган матбугат конференциясендә.
Эксперт билгеләп үткәнчә, температура тенденцияләре ихтимал рекордлы ел аркасында гына түгел, ә бишьеллык чордагы уртача күрсәткечләргә бәйле рәвештә дә борчу тудыра. Аның сүзләренчә, 70 процент ихтималлык белән 2025-2029 елларда уртача температура күтәрелү 1,5 градустан артып китәчәк, бу климат буенча Париж килешүенең рөхсәт ителгән күрсәткечләренә туры килми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз