Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик Үзәк Россиягә язгы һава торышы килүен фаразлады
Үзәк Россиягә җепшек көннәр килә һәм алар җомгага кадәр дәвам итәчәк. 1 февральдә Мәскәүдә температура +3 градуска кадәр күтәреләчәк — бу мартның икенче яртысы нормасына туры килә. Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд РИА Новостига шулай дип белдергән.
«Дәвамлы җепшек көннәр җомгага кадәр дәвам итәчәк», — ди Вильфанд.
Ул Атлантикадан җылы һава массаларының хәзер Төньяк Боз океаннан килгән салкын агымнарны «кисеп керүе» белән бәйле, дип аңлата метеоролог.
«Мәскәүдә иң җылы көн — 1 февраль. Мәскәүдә температура +3 градуска, өлкә буенча хәтта +4 градуска кадәр җитәчәк. Бик югары температура», — ди синоптик.
Аның сүзләренчә, мондый һава торышы мартның өченче декадасы климат нормасына туры килә.
«Шимбә көнне төнлә температура инде -6..-1 градус, ә көндез -3..-5 булачак. Чынлыкта, бик рәхәт һава торышы, температура үз нормасына якынлаша гына», — дип өсти Вильфанд.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз