news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вильфанд Татарстанда көчле кыраулар турында кисәтте

Татарстанда һәм Идел буеның башка төбәкләрендә сишәмбе һәм чәршәмбе, 13 һәм 14 июньдә, шактый көчле кырау көтелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

«Татарстанда, Башкортстанда, Пермь краенда <…> -3 градуска кадәр кырау була», - диде белгеч.

Моннан тыш, Көньяк Себердә (Томск, Новосибирск, Кемерово өлкәләрендә) якындагы ике төндә - 2 градуска кадәр кырау фаразлана, анда 15 көн диярлек +35..+40 градуска кадәр эсселек булган. Шулай ук Уралда (Чиләбе, Свердловск, Курган өлкәләрендә), Иркутск өлкәсендә дә кырау фаразлана.

«<…> ә Төмән өлкәсенең көньягында - 5 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин», - дип ачыклык кертте Вильфанд.

«Татар-информ» Татарстанда кабат кырау көтелүе турында хәбәр иткән иде. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге белдерүенчә, ул көчле булмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100