news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вильфанд: Россиянең Европа өлешендә температура якындагы ун көндә нормадан югарырак була

Вильфанд: Россиянең Европа өлешендә температура якындагы ун көндә нормадан югарырак була
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россия территориясенең Европа өлешендә, шулай ук Себер һәм Ерак Көнчыгышның төньяк һәм үзәк районнарында якындагы ун көн дәвамында температура нормадан югарырак булачак. Бу хакта РФ Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Якындагы ун көн эчендә температура уртача булыр дип фаразлана. Ул нигездә Россиянең Европа территориясендә, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларының төньягында һәм үзәк районнарында нормадан югарырак», - дип аңлатты метеоролог.

Татарстан Гидрометүзәгенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина сүзләренчә, республикада якындагы якшәмбедә һәм киләсе атна башында температура фоны нормадан 2-3 градуска югарырак булачак.

Шул ук вакытта, Россия Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, 15 октябрьдән 24 октябрьгә кадәрге декада республикада нормадан бер градуска җылырак булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot