Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Вильфанд: Россиянең Европа өлешендә температура нормадан 2-7 градуска түбәнрәк булачак
Россиянең бөтен Европа өлеше якын арада салкын һава массалары хакимиятендә калачак, һава температурасы климатик нормадан 2-7 градуска түбәнрәк булачак. Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд ТАСС агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.
Аның сүзләренчә, Россиянең Европа өлеше үзәгендә тискәре аномалия - 4-7 градус, Иделдә 3-4 градус тәшкил итәчәк.
Хәтта Россиянең Европа өлешенең көньягында да һава температурасы нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак, дип өстәде галим.
«Салкын һава торышы һәм температураның тискәре аномалияләре алдагы көннәрдә Россиянең Европа өлешендәге бөтен территорияләрдә билгеләп үтеләчәк», - дип сүзен төгәлләде Вильфанд.
Элегрәк «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец җылырак киенергә чакырган иде. Аның сүзләренчә, температура фоны майның соңгы декадасында гына нормага кайтыр дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз