Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вильфанд россиялеләрне салкыннар килү турында кисәтте
Температура фоны нормага якын булачак, ә алга таба тагын да төшә башлаячак.
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Җомга көнне Россиянең Европа өлешендә һава температурасы төшә башлаячак, ял көннәрендә ул нормадан ике градуска түбәнрәк булачак, әмма кояшлы булачак, дип хәбәр итте РИА Новостига Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
Синоптик сүзләренчә, җил төньяктан исәчәк. «Температура фоны нормага якын булачак, ә алга таба тагын да төшә башлаячак. Шимбә көнне төнлә -5…-10 градус, көндезге температура шулай ук „-“ күрсәткече белән булыр дип фаразлыйбыз», — дип сөйләде ул.
Якшәмбе көнне аз болытлы һава торышы көтелә.
Вильфанд охшаш температура фоны Россиянең Европа өлеше өчен хас булачак, дип ассызыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз