news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вильфанд июнь аенда температура нормадан югарырак булачак дип кисәтте

Татарстанның төньяк өлешендә июньдә уртача температура нормадан югарырак булачак. Бу хакта РИА «Новости»га Россия гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткән.

«Илнең күпчелек территориясендә июньдә температура нормага якын булачак, Россия территориясенең якынча 20 процентында температура нормадан югарырак булачак», - дигән ул.

Вилфанд билгеләп үткәнчә, Татарстаннан тыш, Идел буе федераль округына керүче Пермь краенда, Киров өлкәсендә, Удмуртиядә, Башкортстанда һәм Оренбург өлкәсендә июнь енда температура нормадан җылырак булачак .

Элегрәк синоптик Александр Ильин Россиядә җәй эссе булачагын әйткән иде. Аның сүзләренчә, температура климат нормасыннан 2-4 градуска югарырак булачак, ягъни аерым чорларда температура 30 градустан артып китәчәк, һәм мондый һава торышы дәвамлы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100