news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вильфанд июль-августта эсселек климатик нормадан югарырак булачагы турында кисәтте

Россиядә 2025 елның июль һәм август айларында температура нормадан югарырак булачак. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Июль һәм августта, гомумән җәй көне, 65 процент ихтималлык белән температура нормадан югарырак булачак», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта, ул 35 процент ихтималлык белән һава торышы әлеге фаразга туры килмәскә мөмкин, дип искәртте.

«Һава торышының фаразланган алмашынып торуы табигатьтә күзәтелә торган үзгәрүчәнлекнең 65процентын тәшкил итә, ә 35 процент булганда аны фаразлау мөмкин түгел диярлек», – дип билгеләп үтте метеоролог.

news_right_1
news_right_2
news_bot