Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вильфанд: Җирдәге температура кеше эшчәнлеге аркасында күтәрелә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бөтен планетадагы температура кеше эшчәнлеге аркасында күтәрелде. Бу фактор һава торышы шартларына, табигатьнең үзенә, мәсәлән, Эль-Ниньо күренешенә караганда, көчлерәк тәэсир итте, дип саный Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.
«Хәзерге вакытта төп фактор – парник газлары. Бу гаҗәп. Хәзер инде моны закон дип атарга була – [климат үзгәрүгә – Т-и иск.] антропоген йогынты табигый йогынтыга караганда шактый көчлерәк», – диде синоптик.
2023 һәм 2024 елларда планетаны җылыткан Эль-Ниньо күренеше ким дигәндә көзгә кадәр кайтмаячак. Тын океанда су температурасы кимүгә бәйле Ла-Нинья күренеше исә апрельдә нейтраль фазага күчте, дип өстәде Вильфанд. Шул ук вакытта күптән түгел генә узган Ла-Нинья фазасы глобаль температурага йогынты ясамады диярлек.
Исегезгә төшерик, Ла-Нинья күренеше вакытында җылылык атмосферадан океанга китә, шул сәбәпле температура кими. Эль-Ниньо вакытында исә җылылык агымы океаннан атмосферага күчә, шуның нәтиҗәсендә бөтен планетада температура күтәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз