news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Гидрометеорология үзәге Идел буенда 37-40 градус эсселек турында кисәтте

Европадан килгән антициклон ялларда Идел буе һәм Россиянең көньягына 37- 40 градуска кадәр эсселек китерәчәк.

Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, хәзер көнбатыштан көнчыгышка, Россия территориясенә киң антициклон килә, аның йогынтысы «бик көчле» булачак. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Көнбатыштан күчә торган антициклон тыныч таралачак, әмма Россиянең Европа өлешендә фундаменталь рәвештә урнашачак. Ял көннәрендә термометрның терекөмеш баганасы +30 градуска кадәр күтәреләчәк. Эссе һава шартлары Россиянең Европа өлеше үзәгенә кайта», - диде Вильфанд.

Ял көннәрендә төнлә һава температурасы +15..+16 градуска җитәчәк.

«Россиянең Европа өлешенең көньяк-көнчыгышына да, Идел буена да, Урал якларына да эссе көннәр килүе фаразлана», - дип өстәде Вильфанд.

news_right_1
news_right_2
news_bot