news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вильфанд февральнең җылы булмаска мөмкинлеген әйтте

Февральдә уртача температура нормадан югарырак булачак, әмма һава торышы тотрыклы булмаска мөмкин — кинәт җылытачак һәм суытачак. Бу турыда РИА Новости Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

«Метеорологлар февраль нормадан җылырак булыр, дип фаразлый, бу чыннан да шулай, әмма декабрь аен искә төшерегез: уртача айлык температура нормага туры килде, ләкин айның беренче яртысы экстремаль салкын, ә икенчесе экстремаль җылы булды. <…>», - диде Вильфанд.

Синоптик сөйләгәнчә, «күпкә өметләнгәнннән соң иң ачы күңел кайту була», шуңа күрә яз килде дип уйларга кирәкми: кар катламы гадәттә апрельнең беренче ункөнлегендә эри башлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot