news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вильфанд фаразлавынча, 2025 ел метеокүзәтүләр тарихында иң эссе еллар бишлегенә керәчәк

Якынча фаразлар буенча, 2025 ел метеокүзәтүләр тарихында иң эссе еллар бишлегенә яки хәтта өчлегенә керергә мөмкин. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Әгәр глобаль температура турында сүз бара икән, климатологларның позициясе шундый ки, бөтен җир шары буенча гомумиләштерелгән хәзерге уртача глобаль температура иң җылы еллар бишлегенә керәчәк. Безнең җир шары зур - кайдадыр бик эссе, кайдадыр температура нормага якын, ә кайдадыр нормадан түбәнрәк булачак», - дип сөйләде ул.

Синоптикларның мәгълүматларына буенча, алдагы җәйдә илебезнең күпчелек төбәкләрендә температура климатик нормага якын һәм югарырак булыр дип фаразлана. Аерым алганда, Идел буенда җәй айларында һава температурасы нормадан югарырак булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100