news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вильфанд Европада ял көннәрендә 15 градуска кадәр җылы булачагын әйтте

Россия үзәгендә пәнҗешәмбе көн болытлы булачак.

 (Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Европаның Россия үзәгендә пәнҗешәмбе көнне болытлы булачак. Ә ялларда көннәр җылы, кояшлы була.

РИА Новости агентлыгына бу хакта Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте.

«Хәзер бик кызыклы процесс бара, басым түбән, күңелсез һава торышы… Чәршәмбе көненең икенче яртысында яңгыр явачак, ә 8 апрельдә Мәскәү циклон үзәгендә була. Болытлы һава торышы күзәтеләчәк», — диде Вильфанд. Аның сүзләренчә, температура көндез дә, төнлә дә бертөрле булачак.

Ул пәнҗешәмбе көнне басымның гадәттәгедән 15-20 мм ким булачагын әйтте. Җомга көнне басым күтәрелә башлаячак һәм температура аермасы сизеләчәк. Мондый һава торышы Европаның Россия үзәге өчен хас булачак.

«Шимбә көндез 10-13 градус җылы була, ә якшәмбе көнне төнлә нуль тирәсе, көндез 15 градуска кадәр җылы күзәтелә. Әгәр көндезге температура 15 градуска якынлашса, инде яз дигән сүз», — диде Вильфанд.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100