Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вильфанд Европада ял көннәрендә 15 градуска кадәр җылы булачагын әйтте
Россия үзәгендә пәнҗешәмбе көн болытлы булачак.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Европаның Россия үзәгендә пәнҗешәмбе көнне болытлы булачак. Ә ялларда көннәр җылы, кояшлы була.
РИА Новости агентлыгына бу хакта Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте.
«Хәзер бик кызыклы процесс бара, басым түбән, күңелсез һава торышы… Чәршәмбе көненең икенче яртысында яңгыр явачак, ә 8 апрельдә Мәскәү циклон үзәгендә була. Болытлы һава торышы күзәтеләчәк», — диде Вильфанд. Аның сүзләренчә, температура көндез дә, төнлә дә бертөрле булачак.
Ул пәнҗешәмбе көнне басымның гадәттәгедән 15-20 мм ким булачагын әйтте. Җомга көнне басым күтәрелә башлаячак һәм температура аермасы сизеләчәк. Мондый һава торышы Европаның Россия үзәге өчен хас булачак.
«Шимбә көндез 10-13 градус җылы була, ә якшәмбе көнне төнлә нуль тирәсе, көндез 15 градуска кадәр җылы күзәтелә. Әгәр көндезге температура 15 градуска якынлашса, инде яз дигән сүз», — диде Вильфанд.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз