news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роман Вильфанд быелгы җәйдә узган елгы кебек эсселек булмас дип фаразлый

2022 елның җәендә Россиядә узган елгы эсселекнең кабатлану ихтималы аз. Әмма алдагы айларда төрле һава торышын көтәргә кирәк, ди РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд. Бу турыда ул «Известия» басмасына сөйләгән.

«Узган җәй бик җылы булды - күпьеллык күрсәткечләрдән якынча өч градуска югарырак. Җәй өчен бу бик күп. Кышын температура җәйгә караганда ике тапкыр үзгәрүчәнрәк», - ди белгеч.

Шуңа да карамастан, синоптик 2021 елның җәе уңайлы булды, дип саный, чөнки антициклон алмашу сәбәпле, эсселек вакыт-вакыт яңгырлар белән алышынды.

«Антициклон вакытында бик җылы һава торышы булганда яңгырлар булуы бик сирәк хәл. Шуңа күрә узган җәй уникаль булды. Әмма ел саен рекордлар куелмый», - диде Вильфанд.

Ул Россия гидрометеорология үзәге мәгълүматына сылтама белән сөйләгәнчә, 2022 ел җәендә температура нормага туры килер яки аннан бераз артып китәр. Шуңа күрә «узган елдагы кебек эссе җәй фаразланмый». Әмма, һава торышы үзгәрү сәбәпле, салкын көннәр эсселек белән алмашыначак, дип өстәде эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100