news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Вил Усманов “Яшибез, үкенмибез” исемле программасы белән ульянлыларны сөендерде

^Вил Усманов “Яшибез, үкенмибез” исемле программасы белән ульянлыларны сөендерде

(Ульяновски, 13 март, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски каласының Ленин мемориаль үзәгендә Татарстанның атказанган җырчысы Вил Усманов үзенең “Яшибез, үкенмибез” дигән концерт программасын тәкъдим итте. Узган гасырның 60-80 нче елларда иҗат ителгән халыкчан җырлардан һәм милли моңнардан төзелгән программаны тамашчы яратып кабул итте.

Концертның тагын бер мөһим үзенчәлеге — сәхнә белән залның бер бөтен булуында булгандыр. Чөнки киң таралган таныш җырларны зал белән бергәләп җырлату омтылышлары, шулай ук танылып өлгермәгән җырларның кушымталарын өйрәтеп җырлатуы — зал белән сәхнәне берләштерде, дияргә дә була.

Вил — артист һәм көйләр итүче генә түгел, данлыклы татар көрәшчесе дә. “Сембер” татар малтабарлары берләшмәсе рәисе, шушы концертны оештыручы Фәрит Әюпов, сәхнәгә чыгып, аның ике дистәдән артык төрле сабантуйларда, ә 2005 елда исә Казан Сабан туенда абсолют батыр исемен яулавын да әйтеп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot