news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вил Усманов: Халык күңелле, җиңел музыкага өстенлек бирә

Вил Усманов: Халык күңелле, җиңел музыкага өстенлек бирә
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

12 октябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» фестивале тәкъдим иткән «Республика байлыгы» концерты күрсәтелде. Проектның җитәкчесе – Татарстан Республикасының халык артисты Вил Усманов тамашачыларның классикларыбыз җырларына караганда җиңел, күңелле музыкага өстенлек бирүен әйтте. Вил Усманов – сәнгать җитәкчесе дә.

«Халыкның классик музыка концертларына аз йөрү сәбәбе күңелле, җиңел музыкага өстенлек бирүендә, әмма телевидение, радиолар аша, интервьюлар биреп, мәңге, үлмәс җырларыбыз, шундый сәнгатебез булуын да күрсәтсәк, яшьләр дә «Кара әле, нинди текә җырлар!» диячәк», – ди ул.

Проект филармония директоры Кадим Нуруллин тәкъдиме буенча эшләнелә. «Тамашачыга чын профессиональ сәнгатьне күрсәтергә кирәк. Хәзерге вакытта әлеге юнәлештә эшләүчеләр юк дәрәҗәсендә. Ә эстрада, эстрада инде ул…» – дип сөйләде Вил Усманов.

«Мин татар эстрадасына бәя бирмим: кемдер бии, кемдер җырлый, кемдер плюска чыгып, йөреп керә. Һәркемнең үз тамашачысы, һәркем үз юлыннан бара. Вакыт кемнең кем икәнлеген күрсәтә: кемнеңдер җырлары мәңгелеккә калачак, ә кемнекедер онытылачак. Илһам абый, Әлфия апалар заманында да шактый гына җырчылар булган, әмма ниндидер мәсьәлә китә икән, без яңадан шул ике зур шәхескә әйләнеп кайтабыз», – дип сөйләде Вил Усманов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Вил Усманов проектның Казаннан тыш Әлмәт төбәгендә, Түбән Камада куелуын һәм алга таба башка район үзәкләрендә, шәһәрләрдә эшләргә ният барлыгын билгеләде. «Акча мәсьәләсе генә тора. Залда күпчелеге өлкән яшьтәге кешеләр, ә безнең халкыбызның үлмәс мирасын яшьләребезгә ишеттерәсебез килә», – диде ул.

Концертта Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары Гөлнара Байназарова, Алисә Мамина, Миләүшә Миңнушина, Алинә Хөснетдинова, Гөлназ Байбуллина, Илүзә Галимуллова, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, Халыкара конкурслар лауреатлары, Татарстанның атказанган артистлары Илгиз Зәкиев, Артур Исламов, Алмас Хөсәенов һәм «Казан нуры» инструменталь ансамбле чыгыш ясадылар.

«Артур Исламов, Илгиз Зәкиев кебек яшьләребез әз генә булса да халык колагында. «Браво» дип, торып басып алкышлыйлар бит. Димәк, бу – халыкка кирәк! Аннан соң бүген концертта октябрьдә яңа гына эшкә алынган дүрт кыз катнашты: Алинә, Миләүшә, Гөлназ, Илүзә. Әле фамилияләрен дә истә калдырып бетермәдем. Филармония сәхнәсендә алар беренче адымнарын ясый», – диде Вил Усманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100