news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Виктория Әхмәтшина 16 – 19 яшьлек Россия юниорлары беренчелегендә иң яхшысы булды

Җиңү кызга җиңел бирелмәде: финишта ул тамагы кибүдән җиргә ауды.

(Казан, 5 август, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Белореченскидан Виктория Әхмәтшина 16 – 19 яшьлек Россия юниорлары беренчелегендә иң яхшысы булды. Спортчы дистанцияне 1 сәгать 2 минут һәм 46 секундта узды.

Триатлонистчыга җиңү җиңел бирелмәде: финишта ул тамагы кибүдән җиргә ауды. Тизлек һәм урамдагы югары температура үзенекен итте.

Европа беренчелегендә бик яхшы чыгыш ясый алмаган кыз бу юлы үзеннән канәгать. Киләсе елга ул юниор түгел, инде зурлар сафында чыгыш ясарга өметләнә.

Ярыш алдыннан триатлон буенча Европа берлеге вәкиле Альпар Наги чыгыш ясады. Наги Казанга рәхмәт әйтте һәм оештыруны мактады. Ул спортчыларга уңышлар теләде. Әлеге ярышлар үзенә күрә киләсе елда узачак Европа чемпионатына репетиция булып тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100