news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Викториналар, кичәләр һәм парашюттан сикерү: мөхтәсибәтләр каникулда балаларны сөендергән

Татарстан мөхтәсибәтләрендә яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм аларны төрле яктан үстерү максатыннан күп кенә кызыклы чаралар оештырылган.

(Казан, 24 март, "Татар-информ"). Мәктәп балаларының язгы каникулы вакытында Татарстан мөхтәсибәтләрендә яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм аларны төрле яктан үстерү максатыннан күп кенә кызыклы чаралар оештырылган. Бу турыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәсәлән, Балтач мөхтәсибәтендә 20-21 март көннәрендә балалар арасында 9нчы мәртәбә Коръән һәм намаз уку бәйгеләре үткән. Коръән бәйгесенә беренче башлангыч 1994 елда Борбаш авылында салынган булса, 2008 елдан бирле ул Балтачның үзәк мәчетендә үткәрелә. Киләчәк буында динебезгә, Коръән өйрәнүгә кызыксыну, мәхәббәт уяту, балаларга әхлакый тәрбия бирү, традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалауны максат итеп куйган әлеге конкурс 8 номинациядә узды һәм анда 34 мәчеттән 360 якын бала катнашкан. Бәйгедә җиңүчеләр диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән, кунакларның һәрберсе бәйрәм табыны артында сый-нигъмәтләрдән авыз иткән. 

Бәйрәмнең икенче көне Балтач бистәсенең “Ислам нуры” мәчетендә дәвам иткән. Бу көнге бәйге катлаулырак формада, балаларның ислам дине нигезләрен, намаз уку тәртибен камил белүе, аларның киенү, үзен әдәпле-әхлаклы тоту рәвешләрен бәяләүгә нигезләнгән иде. Жюри әгъзалары биргән сораулар Рашидә апа Исхакыйның “Намаз уку тәртибе”, “Гыйбадате исламия”, “Балаларга үгет-нәсыйхәт”, Камил Вәлиуллинның “Ислам тәрбиясе” китапларына, Җәлил хәзрәт Фазлыевның дәресләренә нигезләнеп төзелгән. Анда 25 мәчеттән барлыгы 128 бала үзләренең намаз уку осталыкларын, дини гыйлемнәрен күрсәткән.

Балаларның язгы яллары вакытында Коръән бәйгесен үткәрү традициясен Чаллы мөселманнары да дәвам иткән. Республика күләмендә үтә торган чираттагы XXII Коръән уку бәйгесендә быел 12 шәһәр-районнан 140 бала катнашкан. Шунысы игътибарга лаек, бәйгедә катнашучыларның яше "кечерәя" бара. Быел да мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме иң күп санлысы булган. Коръән бәйгеләре шулай ук Менделеевск һәм Әгерҗе мөхтәсибәтләрендә зурлап уздырылган.

Бу көннәрдә Чаллы мәчетләренә балалар өчен экскурсияләр дә оештырылган. Чаллының 55 нче санлы урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары “Нур-Ихлас” мәчете белән танышкан. Монардан тыш, Сидоровка бистәсендәге «Ихлас» мәчете Чаллы мөхтәсибәте каршындагы «Хәзинә» клубы белән берлектә Алабуга шәһәрендә урнашкан ятим балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашу үткәрелгән.

Республика мәчетләре каршында рухи-сәламәтләндерү үзәкләр дә эшләгән. 20-24 март көннәредә Бөгелмә мөхтәсибәте шәһәрнең үзәк мәчетендә “Сәлам” үзәген оештырган. Балалар биредә ислам тәгълиматы нигезләрен, гарәп алфавитын, изге Коръән сүрәләрен өйрәнде, төрле викторина һәм бәйгеләрдә катнашып зиһеннәрен үстергән. Дәресләр саф һавадагы уеннар белән бергә үрелеп барган.

Казанның "Гаилә" мәчете шулай ук балалар өчен татарча-мөселманча үзәк оештырып җибәрелгән. Программада - Коръән, ислам дине нигезләре,әдәп-әхлак дәресләре, намаз уку тәртибен өйрәнү, иҗади дәресләр, мастер-класслар һәм татар шагыйрәсе белән бик кызыклы очрашулар булган. Түбән Кама шәһәренең мәктәп һәм гимназияләрендә башлангыч сыйныфларда белем алучы балаларның язгы каникулларын әдәп-әхлакка өйрәнеп һәм бергәләп күңел ачып уздырырга теләүчеләрне "Нур" мәчете шулай ук үзенә җыйган.

Көньяк-көнбатыш төбәге казыяте балалары Галимҗан Барудига багышланган викторинада катнашкан. Бәйге Яшел Үзән районы Бакырчы авылында “Суфия” мәчетендә оештырылган. Балалар күренекле галимнең тормышы һәм эшчәнлегенә бәйле күпсанлы сорауларга җавап биргән.

Яшьләр белән бергә бу атнада Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы имамы Тимур хәзрәт Ибраһимов 126нче тапкыр парашют белән сикергән. 14 яшьлек 30 кадетның бу - беренче сикерүләре, шуңа алар бер ай дәвамында махсус әзерлек курслары узган. Тәҗрибәле очучы яшь кадетларга үзенең кидәшләрен бирде, сорауларына җавап биргән һәм рухи ярдәм күрсәткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100