Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Виктор Садовничий «Ел укытучысы» бәйгесе конкурсантларының үзенчәлекләрен әйтте
«Быел конкурсантлар башка иде, алар укучыларга бик якын булуын күрсәттеләр», — диде Мәскәү дәүләт университеты ректоры.
(Ростов-на-Дону, 4 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий «Ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашкан быелгы конкурсантларның үзенчәлекләрен әйтте.
Ул бәйгенең Зур жюри составында 26 ел рәислек итүен искәртте. «Конкурс Россия өчен үзе зур бер күренеш. Башлангыч этапта меңләгән укытучы катнаша, аннары үз төбәкләренең җиңүчеләре биредә очраша», — диде ректор.
«Ел саен яңа буын укытучылар алдагы еллардагы укытучыларының җилкәләрендә дияргә була. Алар укытучылык тәҗрибәсе, традицияләрен сеңдереп, үзләреннән дә яңалык кертә. Быел конкурсантлар башка иде, алар укучыларга бик якын булуын күрсәттеләр. Укучылар һәм укытучыларның йөрәк һәм күңеле белән үзара якын җылы мөнәсәбәтләре сизелде», — диде Виктор Садовничий журналистларга.
Ул укытучыларның ил үсешенә керткән өлешен билгеләп узды. «Укытучы ил үсеше өчен үзенә зур җаваплылык алды. 1990-2000 елларда илнең үсешенә импульс биргәнен күрдем. Авыр булса да, алга адымнар ясалды. Бу, һичшиксез, укытучы казанышы, чөнки сезнең укучылар мәктәп тәмамлап, аннары белемнәрен дәвам итеп, ил үсешенә өлеш кертте», — диде.
Виктор Садовничий фикеренчә, «без әле укытучылык традицияләрен бәяләп тә бетермибез». «Ул традицияләр бик тирән: фундаменталь белем, укучы белән аралаша белү. Бу традицияләр һәрвакыт яши», — диде.
Ректор быелгы конкурсантлардан бик канәгать калуын, укытуда яңа алымнарны да күрүе, җиңүчеләрне билгеләгәндә бик дулкынланганын да искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз