news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Виктор Фисенко: Татарстан медицинасындагы үзгәрешләр халык өметләренә җавап бирә

РФ сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко әйтүенчә, Татарстан медицинасындагы үзгәрешләр халык өметләренә җавап бирә.

Бу хакта ул журналистларга Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе реабилитация үзәгендә әйтте. «Татарстан медицинасында күп еллар җитди үзгәрешләр күзәтелә. Моңа югары бәя биреп була», - диде.

Ул бүген сәламәтлек саклау тармагында беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән яңа тернәкләндерү үзәгендә дә, сырхауханәдә, ФАП та булганын искәртте.

«Бөтен объектлар халыкның кискен ихтыяҗларына җавап бирә. Берсүзсез, Татарстандагы чараларга позитив бәяләмә биреп була», - диде Виктор Фисенко.

Ул цифрлаштыру өлкәсендәге казанышларны да билгеләп узды. «Акыллы ФАП», «Бердәм кардиолог» программасы ФАП лар, белгечләр арасында мәгълүмат алмашу мөмкинлеге бирә», - дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100