Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Виктор Фисенко Казанның 7 нче хастаханәсенең тернәкләндерү үзәгендә булды
РФ сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко Казанның 7 нче хастаханәсендә дәвалау-тернәкләндерү үзәге эше белән танышты. Аны Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков озата йөрде.
Әлеге үзәктә төрле имгәнүләр һәм катлаулы операцияләр кичергән пациентлар дәвалана. 2022 елның гыйнварында ачылган үзәктә 147 ятак урын әзер. 300 урынга кадәр киңәйтү мөмкинлеге бар.
Виктор Фисенкога транскраниаль магнит белән дәвалау, виртуаль терапия, уродинамик күзәтү, кислород белән дәвалау, электр терапиясе, шәхси кинезиотерапия, яктылык һәм магнит терапиясе, үзгә һава белән дәвалау, су белән дәвалау нечкәлекләре турында сөйләделәр. Үзебезнең илдә җитештерелгән җиһазлар кулланылуын искәрттеләр.
Фисенко, шулай ук, адаптив физик культура һәм спорт залы, йөрү функциясен, баланс һәм тигезлек саклауны торгызу, рефлексотерапия, эрготерапия һәм башка кабинетларда авыруларга ярдәм күрсәтү алымнарын күрде.
«Безнең илдә РФ Президенты указы нигезендә илкүләм максат бар – гомер озынлыгын арттыру, 78 яшькә җиткерү. Татарстан да шушы максатка таба бара. 85 төбәктә, шул исәптән, Татарстанда да «Сәламәтлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, ул 2025 елга кадәр исәпләнгән», - диде РФ сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары.
«Биектауда беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән яңа сырхауханәдә булдым. Анда олыларның табиб ярдәме үтемлелеге проблемасы хәл ителгән. Бер урында беренчел звеноның бөтен хезмәтләре тупланган, заманча медицина җиһазлары сатып алынган», - дип билгеләп узды Фисенко.
Ул республиканың федераль министрлык брендбугына җавап бирүен искәртте, ягъни барлык медицина оешмалары бертөрле кыяфәттә. «Пациент кая эләккәнен, бердәм стиль күргәч, механизм җайга салынганын аңлый», - диде министрның беренче урынбасары. Халыкның медицина ярдәменнән канәгатьлеген арттыру бурычы торганын искәрте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз