news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Виктор Демидов: Ватан Геройлары көне – каһарманнар һәм ватанпәрвәрләр бәйрәме

Виктор Демидов: Ватан Геройлары көне – каһарманнар һәм ватанпәрвәрләр бәйрәме
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Казанда Ватан Геройлары көне уңаеннан тантана үткәрелде. Камал театрында үткән чарада Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов та чыгыш ясады.

«Хөрмәтле Хезмәт геройлары һәм ветераннар! Сезне Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле һәм шәхсән үземнең исемнән бәйрәм көне белән котлыйм. Ватан Геройлары көне – каһарманнар һәм ватанпәрвәрләр бәйрәме. Без сезгә бик рәхмәтле. Бу күзләрдә яшьләр чыгара торган бәйрәмнәрнең берсе. Безнең күпмилләтле Ватаныбыз өчен ару-талу белми куйган өчен тагын бер мәртәбә рәхмәт белдерәм», – дип белдерде җитәкче.

Алга таба ул лаеклыларны бүләкләп үтте.

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар нигезендә, төбәктә 7 410 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм сугышта катнашучыларның һәм инвалидларның 1 211 тол хатыннары яши. Ветераннар өчен төрле программалар гамәлгә ашырыла: беренчел медицина дәвалау, медицина препаратлары белән түләүсез тәэмин итү һәм диспансерлаштыру, шифаханә-курорт дәвалау һәм техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү, яңа торак бүлеп бирү һәм булган торакны капиталь ремонтлау.

  • Ватан Геройлары көне илдә 2007 елдан алып бәйрәм ителә. Бу истәлекле дата уңаеннан үз халкына хезмәттә булган, туган җиренә, үз якыннарына мәхәббәт хисе белән янган, ышаныч, батырлык, Ватанына бирелгәнлек үрнәге булган кешеләр искә алына.
news_right_1
news_right_2
news_bot