Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Виктор Демидов: Төзәтмәләрнең төп максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту
Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүдә катнашты.
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен Россия күләмендә тавыш бирү — илебез өчен әһәмиятле тавыш бирү, аның максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту. Бу фикерне тавыш бирү вакытында Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов әйтте.
«Шәхсән минем өчен төзәтмәләр бик әһәмиятле, нәкъ шушы мине тавыш бирергә этәрде һәм монда алып килде», — диде Виктор Демидов.
Ул Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен Россия күләмендә тавыш бирү — ил өчен иң әһәмиятле тавыш бирү диде. Төп документны үзгәртүнең иң мөһим һәм төп максаты — безнең гражданнарның тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен яхшырту.
«Төзәтмәләрнең иң мөһим блогы гражданнарның социаль, хезмәт хокуклары гарантияләренең иң югары Конституция дәрәҗәсенә күтәрү», — дип белдерде ТР буенча баш федераль инспектор.
Иртәгә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча соңгы тавыш бирү көне булачак. Илнең Төп законына үзгәрешләр кертүгә барлыгы 2,9 млн татарстанлы үз фикерен белдерә ала. Шул ук вакытта тавыш бирүдә катнашуның төрле формалары каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз