news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ВИКОда Халыкара бенди федерациясе конгрессы уза

ВИКОда Халыкара бенди федерациясе конгрессы уза

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). «Казан ярминкәсе» ААҖдә туплы хоккей буенча XXV Дөнья чемпионаты кысаларында Халыкара бенди федерациясенең (FIB) 50 еллыгына багышланган юбилей конгрессы уза. Анда FIB президенты Альберт Поморцев, FIB генераль секретаре Рольф Чек, милли бенди федерацияләре башлыклары, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Бариев катнаша. Конгресста Халыкара бенди федерациясенә керүче илләргә Кыргызстан Республикасын кушу мәсьәләсе дә каралачак.

Очрашу ябык ишекләр артында уза. Аның нәтиҗәләре турында Альберт Поморцев 17.00 сәгатьтә «Ракета» стадионында үтәчәк матбугат конференциясендә сөйләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot