news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Википедиянең мәгариф өчен бик кызыклы мөмкинлекләре бар – Фәрхәт Фәтхуллин

Татар телле Википедиянең китапханәчесе ирекле энциклопедиянең отышлы якларын билгеләп узды.

Википедиянең мәгариф өчен бик кызыклы мөмкинлекләре бар – Фәрхәт Фәтхуллин
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Википедиянең мәгариф өчен бик кызыклы мөмкинлекләре бар. Википедия волонтеры, татар телле Википедиянең китапханәчесе, тәрҗемәче Фәрхәт Фәтхуллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

“Хәзер инде “Сәләт”тә генә түгел, Казандагы гимназия укытучыларына Википедияне аңлата башладым. Балаларга өй эшләрен яки мөстәкыйль эшләрне, рефератларны кәгазьдә язу урынына, электрон мохиттә язуны өйрәтә алабыз. Нәтиҗәдә, анда бернинди плагиат мөмкинлеге калмый, чөнки текст автоматик рәвештә тикшерелә. Аннан соң бу эш чүпкә китми, яндырылмый. Ул аннан соң да балаларга һәм олыларга глобаль дөньяда ресурс булып торачак. Баланың нинди темалар белән шөгыльләнүе, төрле мәсьәләләрдә нинди алга китешләр булуын белү өчен, укытучыга уңайлы күзәтү журналы да бар монда”, - ди Фәрхәт Фәтхуллин.

Белешмә өчен. Википедия белем бирү программасы — вики-мохит мөмкинлекләрен таныту халыкара үзәгенең (en / ru) бер проекты. Аның максаты — төрле илләрдәге белем бирү оешмалары инициативаларны өйрәнү һәм мәгәриф өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәләрне бөтен дөнья буенча тарату.

Фәрхәт Фәтхуллин әйтүенчә, вики-мохитнең кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк. “Абруйлы чыганаклар дигән принцип бар. Анда консенсус дигән мәсьәлә бар, ягъни үзегезнең карашларны, чыганакларны күрсәтеп, аралашып, аны кертергә кирәк. "Мин – фәннәр докторы, профессор, шундый-шундый дәүләт оешмасыннан, мин әйткән дөрес" дигән нәрсә Википедиядә кабул ителми. Сез профессор булсагыз да, фикерегезне тиешлечә дәлилләмәсәгез, әйтик, Аргентинадагы 6-10 яшьлек бер татар баласы да үзенең смартфоныннан кереп, сезнең язмагызны юк итә ала. Язма юкка чыкмый, әлбәттә, аны соңыннан кире кайтарырга була... Википедия тарихында һәрбер адым языла. Фикерләрегезнең ышанычлы һәм абруйлы чыганаклар белән дәлилләнгәнен күрсәтә алмыйсыз икән, сезнең карашыгызның дәрәҗәсе шул кадәр генә. Өйрәнергә кирәк”, - дип белдерде әңгәмәдәш.

Фәрхәт Фәтхуллин һәрбер чыганакның төрле категорияләре булуын билгеләп узды. “Татарча Википедиядә кайбер мәкаләләр бик яхшы якланылган. Әйтик, һәрбер җөмлә азагында андагы фикер кайдан алынганы, кайсы биттән, кайсы мәкалә, кайсы авторныкы икәне күренә. Элек язылганнары фәкать текст итеп кенә кертелгән. Татар җәмгыяте электән үк авторлык хокукларына артык игътибар итмәгән икән, шуны күрергә була. Җәмгыятьтәге кебек үк, Википедиядә дә бу күренешне тиз үзгәртеп булмый. Дәүләтнең исемен, флагын яки телен бер төндә үзгәртмисең, әкрен генә үзгәртәсең”, - ди ул.

Фәрхәт Фәтхуллин Википедиянең отышлы ягын күрсәтте. Әйтик, үз шәһәрегез турында язасыз икән, шәһәрегезгә килүче туристлар саны 7-8 процентка арта. Википедиядә сезнең ширкәтегез турында мәкаләгез юк икән, аеруча киң таралган телләрдә дә, сезнең ширкәтегезнең дәрәҗәсе шул кадәр генә, димәк. Аңа игътибар итмәскә дә мөмкиннәр. Бездә, Татарстанда, хәтта, акча түләтеп Википедия өчен мәкаләләр яздыручылар да бар. Исемнәрен атамыйм, русча да, инглизчә дә, миңа да мөрәҗәгать итүчеләр бар иде”, - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100