news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

VIII Республикакүләм ифтары ТАССРның 100 еллыгына багышланачак

«Татарстанда Республикакүләм ифтарлар тарихында быелгы ифтар чираттагы рекордка ирешәчәк», — ди Республикакүләм ифтарны оештыручылар.

VIII Республикакүләм ифтары ТАССРның 100 еллыгына багышланачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Дөньяда, илдә һәм республикадагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә карамастан, Татарстанда VIII Республикакүләм ифтар узачак. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы үткәрәчәк. Ифтар ТАССРның 100 еллыгына багышланачак. Бу хакта оештыручылар матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Быелгы ифтарыбыз «100 еллык ифтары» исеме белән узачак һәм җөмһүриятебез буенча 30 мең кешене колачлый алачак. Узган елны авыз ачуда берьюлы 15 мең кеше катнашкан иде. Димәк, Татарстанда республикакүләм ифтарлар тарихында быелгы ифтар чираттагы рекордка ирешәчәк», — ди оештыручылар.

Быелгы ифтарда ризыклар өйгә китереп биреләчәк. Ифтар кысаларында халыкның бары тик мохтаҗ катлауларына гына ярдәм күрсәтеләчәк.

«Бер пакетта кайнар ризык, өчпочмак һәм баллы пирог булачак. Кайнар ризык үзгәреп торачак. Шулай ук су, чәкчәк, өрекләр китерәчәкбез. Атнаның бер көнендә балаларга бүләкләр дә ясаячакбыз. Ризыкның күбесе „Ак Барс Арена“ стадионында әзерләнәчәк, калган өлеше „Туган авылым“ комплексында пешереләчәк. Бер пакетның бәясе өч йөз сум», — дип сөйләде «Туган авылым» милли-туристик комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Абдрахманов.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мохтаҗлар исемлегенең ничек төзелүе турында сөйләде. «Безнең волонтерларыбыз бар. Алар безгә бу көннәрдә ярдәм итәчәкләр. Рамазан ае дәвамында ашамлыклар төрле кешегә барып җитсен иде. Пакетлар мөхтәсибәтләр аша мохтаҗларга җиткереләчәк», — диде баш мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100