news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

VIII Мөселман яшьләре форумына катнашучылар дөньяның дүрт иленнән киләчәк

Форумга яшьләр Россиянең, Казахстанның, Кыргызстанның һәм Мисырның төрле почмакларыннан киләчәк.

VIII Мөселман яшьләре форумына катнашучылар дөньяның дүрт иленнән киләчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 12-19 июль көннәрендә Болгар музей-тыюлыгы җирлегендә узачак VIII Мөселман яшьләре форумына катнашучылар дөньяның дүрт иленнән киләчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова хәбәр итте.

“Болгар музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан палаткалы шәһәрчектә узачак Мөселман яшьләре форумында катнашу өчен Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Мордовия, Кырым республикаларыннан, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Мәскәүдән, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Мисырдан барлыгы 320 гариза кабул ителде”, - диде ул.

  • Мөселман яшьләре форумы егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы булып тора. Быел чара Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышлана. Форум Болгарда Ак мәчеттә җомга намазы уку белән башланачак та, төгәлләнәчәк тә.
  • Белем бирү программасыннан тыш, яшьләрне тренинглар һәм мастер-класслар, фикер алышу һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт чаралары, интеллектуаль һәм спорт уеннары көтә. Форумда катнашучылар иманнарын ныгытачак, Россия һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләр белән аралашачак, Коръән белән якыннан танышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100