news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

VIII К.Тинчурин исемендәге Халыкара театр фестиваленә бары милли әсәрләр генә сайланган

Фестиваль 15-21 сентябрь көннәрендә Казанда узачак.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 15-21 сентябрь көннәрендә Казанда VIII К. Тинчурин исемендәге Халыкара милли драматургия театр фестивале узачак. Анда К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры, О.Батырай исемендәге Даргин дәүләт музыкаль драма театры, М. Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры, М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театры, И. С.Цей исемендәге Адыгея Республикасы милли театры, А. Умаргалиев исемендәге Бишкәк шәһәр драма театры, Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры катнаша.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә мәгълүм булды.

К. Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов билгеләп үткәнчә, фестивальнең үзенчәлеге аның милли булуында. Анда катнаша торган театрларга булган төп таләп тә үзләренең милли драматурглары иҗат иткән пьесалар буенча куелган спектакльләрне күрсәтү. Сүз уңаеннан, VIII К.Тинчурин исемендәге Халыкара милли драматургия театр фестивалендә катнаша торган театрлар да спектакльләрне үз телләрендә куячак һәм рус теленә синхронлы тәрҗемә булачак. “Без шул әсәрләр аркылы һәрбер милләтнең, читтән килгән һәрбер театрларның ничек яшәгәннәрен, электән килгән гореф-гадәтләрен өйрәнәбез, кайбер әйберләрен үзебезгә дә алабыз, уен алымнары төрлечә була. Татар милләте спектакльләр аша башка милләтләр белән танышабыз, башка милләтләрнең драматургия мәсьәләләрен дә өйрәнәбез”, - диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Татарстан Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм сәнгати белем бирү бүлеге баш белгече Аида Мозаффарова билгеләп үткәнчә, катнашучылардан заявкалар һәрвакыт артып тора. “К. Тинчурин исемендәге фестиваль берара туктап торганнан соң (1991 еллар башында оештырылган фестиваль 2000-2012 елларда оештырылмый тора — авт.), яңа статуста — Халыкара дәрәҗәдә үткәрелә башлады. Узган фестивальдә безгә Хакасия, Чувашстан, Калмыкия кебек төбәкләрдән коллективлар үзләренең милли драматургияләренең иң әйбәт әсәрләрен күрсәтте”, - диде ул.

Фәнис Мөсәгыйтов “Татар-информ”га билгеләп үткәнчә, чараның бюджеты 1,2 млн сум тәшкил итә. Фестивальдә катнашучылар юл чыгымнарын үзләре каплый, ә ашау-эчү, тору мәсьәләсен исә фестивальне оештыручылар үз өстенә алган. Чит төбәкләрдән килгән катнашучылар өчен махсус экскурсияләр оештыру күздә тотыла. Алар Казан буйлап һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә, Иске Казанга сәяхәт колачак. Шулай ук, фестиваль башлану алдыннан, драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчурин (1887-1938) каберен зыйрат итү һәм аның рухына дога кылу да күздә тотыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100