Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
VIII Бөтенроссия «Ак калфак» бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде

Бүген, 27 март көнне, VIII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең III турының икенче көне узды. Иң элек егет-кызлар «Туган авылым» комплексында аш-су этабында осталыкларын күрсәтте. Катнашучылар Тукай әдәби музеенда булып, музей заллары, Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышты. Бәйгенең хөкемдарлары белән әңгәмә дә биредә узды. Яшь катнашучыларның белем һәм фикерләү сәләтен ачып бирүче сораулар яңгырады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгруссы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Һәрдаим егет-кызлар белән аралаштык. Балалар үзләрен бик камил күрсәттеләр. Алар тыңлый да белә, кызыксынучан да. Катнашучыларны өчпочмак ясауда сынадык. Егетләр эчлеген әзерләсә, кызлар камыр басты. Шулай ук, егетләр чулпы эшләде, кызлар келәм чигү алымын өйрәнделәр. Бу этапта аларга Балтачтан һәм Арчадан килгән осталар ярдәм итте. Туган яклары тарихын, җиде буын шәҗәрәләрен белүне дә тикшердек», – диде Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.
Һәр катнашучыга шәхсән киңәшләрен биреп, хуплау сүзләре дә җиткерде Кадрия ханым. Бу исә, яшьләрне яңа җиңүләргә канатландырып, этәргеч булып тора.
Нәтиҗәдә, VIII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең җиңүчеләре булып түбәндәге катнашучылар табылды:
3нче урын:
Искәндәр Гобәйдуллин (ТР, Буа районы)
Ильвина Камалиева (Оренбург өлкәсе)
2нче урын:
Идел Акмалов (Башкортстан)
Хәмидә Касыймова (Удмуртия)
1нче урын:
Ильяс Фәхретдинов (ТР, Балтач районы)
Адилә Гарипова (ТР, Яр Чаллы шәһәре)
Гран-при:
Ильзат Хуҗин (ТР, Саба районы)
Эльнара Халиуллина (ТР, Чистай районы)
Җиңүчеләр сәгать, көмеш алка, милли бизәкле сумка белән бүләкләнде. Бәйгенең дипломантларына Оренбург шәле, милли бизәкле баш киеме, диплом тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз