news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы август башында узачак

Чарада бер меңләп делегат катнашуы көтелә.

(Казан, 2 июнь, "Татар-информ").  VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы 1-5 август көннәрендә узачак. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы хәбәр итә. 
 
Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.
 
Әлеге чарада 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашуы көтелә. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру көтелә), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу планлаштырыла. 

Форумда катанашырга теләүчеләр Бөтендөнья татар конгрессы сайтында анкета тутырып юллый ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100