news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан шәһәр Думасының VII сессиясе 15 апрельгә билгеләнде

Казан шәһәр Думасының VII сессиясе 15 апрельгә билгеләнде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казан шәһәр Думасы президиумы утырышында Казан шәһәре Думасының VII сессиясен үткәрү датасы – 15 апрель - расланды. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Сессиянең көн тәртибе сигез мәсьәләне үз эченә алыр дип көтелә. Төп темалар арасында Казан бюджеты үтәлеше, Ватанны саклаучылар елына йомгак ясау, шулай ук шәһәрдә эшмәкәрлекне социаль-икътисади үстерү нәтиҗәләрен атап үтәргә мөмкин.

Президиум утырышы Казан Ратушасында Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин рәислегендә узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot