news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советында сигез комитет төзелде

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советында сигез комитет төзелде. Аларның саны һәм исемнәре элеккечә кала. Мондый карар бүген парламентның беренче утырышында кабул ителде.

«Сессия тәнәфесендә парламент комитетлары утырышлары узды, анда рәисләр кандидатуралары каралды», – дигән мәгълүмат бирде парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетына Альберт Хәбибуллин, Бюджет, салымнар һәм финанс комитетына Леонид Якунин, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетына Андрей Егоров, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетына Азат Хамаев, социаль сәясәт комитетына Светлана Захарова, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетына Айрат Зарипов рәис вазифасына сайланды. Күпчелек тавыш белән алар барысы да VII чакырылышта үз постларын саклап калды.

Ике комитетка гына яңа җитәкчеләр сайланды. Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе итеп Лениногорск районының элеккеге башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләнде. VI чакырылышта бу комитетны элеккеге депутат Лотфулла Шәфигуллин җитәкләде.

Ә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе вазифасына Александр Чубаров сайланды. Алдагы чакырылыш Дәүләт Советында ул бу комитетның рәис урынбасары иде, ә җитәкчесе Шакир Яһудин пенсиягә китәргә теләк белдерде һәм парламент сайлауларында катнашмады.

«Без VI чакырылыш парламент комитетлары җитәкчеләренең дәвамлылыгын саклап калдык диярлек. Тәҗрибәле кешеләр, практикалары бар. Минемчә, аларга вакытны әрәм итәргә кирәкми – ярты елда төшенергә, өйрәнергә. Иртәгәдән, ә бүген дә бу җитди һәм җаваплы эшкә керешергә мөмкин», - диде Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100