news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе финалистлары Казанга җыелды

VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе финалистлары Казанга җыелды
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Казанда VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең III туры башланды. Финалга барлыгы 11 төбәктән булган 162 катнашучыдан 7 егет һәм 8 кыз сайланып алынган. Алар төрле этапларда үз көчен сыный. Бәйгенең беренче һәм икенче турлары онлайн үткән.

«Беренче турда алар инша яздылар һәм үзләренең портфолиоларын җибәрделәр. Аннары без алар белән компьютер аша аралаштык, чөнки сөйләшмичә генә кемнең ничек язганын белеп булмый. Икенче турда алар без биргән сорауларга җавап бирделәр һәм өч видео төшереп җибәрделәр. Беренчесендә үзләре турында сөйлиләр. Аннары егетләр гаиләләрендә кемгә соклануларын сөйләделәр, шулай ук гаиләгә файда китерә торган хезмәтне күрсәттеләр. Кызлар исә бишек җырлары җырлап һәм кош теле пешереп төшереп җибәрделәр», – дип сөйләде «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Финалда катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессы белән танышты. Аннары жюри белән әңгәмә үтеп, иҗади номерларын күрсәттеләр. Аш-су буенча остаханәдә алар өлеш пешерде. Кызлар өлешкә камыр әзерләсә, егетләр эчлеген ясады.

«Сез – булачак әти-әниләр. Бу кыз кеше эше, бу ир кеше эше дип аерып түгел, тормышта киңәш-табыш иткәндә дә бер-берегезгә ярдәмләшә белергә өйрәнсен өчен эшлибез. Гаилә – ул бергә булу», – дип аңлатты Кадрия Идрисова финалистларга.

Катнашучылар шулай ук кул эшләре ясау, спорт төрләре, татар биюе, вальс буенча да көч сынаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100