Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
VII Бөтенроссия «Татар рухы һәм каләм» конкурсы игълан ителде
“Татмедиа” агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы VII Бөтенроссия «Татар рухы һәм каләм» конкурсы башлану турында белдерде.
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Бәйге журналистлар һәм массакүләм матбугат чаралары арасында уза. Конкурста катнашу өчен матбугат чараларында татар дөньясы тормышын һәм эшчәнлеген яктыртырга кирәк. Быел бәйге Бөтендөнья татар конгрессының 25-еллыгына багышлана. Материаллар 2017 елның 30 июненә кадәр кабул ителә. Бу турында Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.
Конкурста законлы тәртиптә теркәлү узган массакүләм матбугат редакцияләре, аерым авторлар, фотожурналистлар, автор коллективлар катнаша ала.
Катнашучылар игътибарына! Бәйгедә берничә номинациядә катнашырга мөмкин. Шуңа түбәндәге искәрмәләргә игътибар итү сорала:
•Һәр номинациягә аерым гариза тутырырга һәм материалларны дөрес бүлеп бирергә кирәк.
•Гаризада газетның үзен теркәргә кирәк түгел. Конкурска тәкъдим ителгән материалның күчеремәсен кую таләп ителә.
•Төрле номинацияләрдә катнаша торган видеоязмаларны аерым яздырып бирү сорала.
Конкурс шартларына туры килмәгән файллар бәйгегә кабул ителми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз