news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына әзерлек башланды

Җыенга әзерлек уңаеннан конгресс җитәкчелеге Әлки районы башлыгы белән очрашты.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Быел март аенда VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыенга әзерлек уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров һәм җитәкченең беренче урынбасары Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Әлки районында булдылар. Конгресс җитәкчелеге Әлки районы башлыгы Александр Никошин белән очрашты, шулай ук җирле эшмәкәрләрнең хуҗалыклары һәм эшчәнлекләре белән танышты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot