news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вьетнам Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында Үзара аңлашу турында меморандумга имза салынды

Документка имзаларны Татарстан ССП рәисе Шамил Агиев һәм Вьетнам Социалистик Республикасы ССП рәисе Ву Тиен Лок салды

 (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Ханойда (Вьетнам) Вьетнам Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында Үзара аңлашу турында меморандумга имзаланды. Документка имзаларны Татарстан ССП рәисе Шамил Агиев һәм Вьетнам Социалистик Республикасы ССП рәисе Ву Тиен Лок салды.

Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларының Вьетнам эшлекле даирәләре белән сөйләшүләр алып бару кысаларындагы бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Биредә Р.Миңнеханов  Татарстан Республикасы турында – аның географик урнашуы, социаль-икътисадый һәм сәнәгать потенциалы турында кыскача сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Россия Федерациясенең икътисадый алга киткән төбәкләренең бишлегенә керә, федерация субъекты икътисады нигезен нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов Вьетнам бизнес-делегациясенең Татарстанга визитын оештырырга тәкъдим итте.

Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасының туристлык тармагы үсеше турында Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.

Аннары кыскача презентацияләр белән «Казан вертолет заводы» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы, «Татхимфармпрепаратлар», «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады.

Вьетнам эшлекле даирәләре белән очрашу барышында Татарстан ССП рәисе Шамил Агиев хәбәр иткәнчә, якын киләчәктә Казанда Россия-Вьетнам бизнес-форумы уздыру турында үзара сөйләшеп килешүгә ирешелгән. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Республикасында чит ил капиталы катнашында 1,5 меңләп предприятие эшли һәм уңышлы бизнес алып бара. Шамил Агиев сүзләренчә, бүген имзаланган Вьетнам Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында Үзара аңлашу турында меморандум ике якның багланышларын ныгыту нигезе булып торачак.

Бу вакыйга турында ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100