Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вьетнам белән Евразия икътисади берлеге арасында ирекле сәүдә зонасы оештыру буенча мөһим мәсьәләр килештерелгән
Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Вьетнамда узган сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча хәбәр итте
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Вьетнам белән Евразия икътисади берлеге арасында ирекле сәүдә зонасы оештыру буенча барлык мөһим мәсьәләр килештерелде, дип белдерде РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Вьетнамда узган сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча. Бу хакта "Новости" РМА хәбәр итә.
Медведев сүзләренчә, Россия килешүне тиз арада имзалауга өметләнә. "Барлык параметрлар буенча да килештек. Документлар әзерләү тәмамлануу алдында. Тагын бер кат кабатлыйм, барлык мөһим мәсьәләләр хакында да килештек. Якын арада әлеге килешүне имзаларбыз дип өметләнәм", - диде РФ Премьер-министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз