news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вьетнам базарында сәүдә павильоны тулысынча янып беткән

Янгын мәйданы 2800 кв метрдан арткан

  (Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Вьетнам базарында чыккан янгын сәүдә павильонын тулысынча юкка чыгарган. Янгыннан зыян күрүче һәм үлүчеләр юк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

15.55 сәгатьтә кризислы хәлләр белән идарә итү үзәгенә “ГЛОНАСС 112” диспетчерыннан Журналистлар урамы, 100 нче йорт адресы буенча урнашкан “Витарус” ҖЧҖ павильонында янгын чыгуы турында хәбәр килде.

Сәүдә павильоны сэндвич-панельләрдән төзелгән бер катлы 78х36м мәйданлы бина булган. Янгын зыян китергән мәйдан 2800 кв метрдан артып киткән.

Янгын сүндерүгә 102 кеше һәм 22 техника җәлеп ителгән, шул исәптән тармак министрлыгыннан – 92 кеше һәм 18 техника. Оператив төркем белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы, эчке хезмәт полковнигы Константин Чанышев җитәкчелек иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100