Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Видеокамера Казанда җиңел машиналар бәрелешүен төшергән
Кадрларда “Джили” автомобиленең сул рәткә күчәргә җыенуын, шул вакытта арттан зур тизлек белән “Хендай” автомобиле килеп бәрелүе күренә.
(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Социаль челтәрдә Казанның Җиңү проспектында “Хендай” һәм “Джили” җиңел автомобильләре бәрелешүен төшергән видеоязма барлыкка килде.
“Татар-информ” агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, кичә кич Казанда Агросәнәгать паркы тирәсендә җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
Кадрларда “Джили” автомобиленең сул рәткә күчәргә җыенуын, шул вакытта арттан зур тизлек белән “Хендай” автомобиле килеп бәрелүе күренә. Бәрелешү нәтиҗәсендә Кытай автомобиле юл кырыендагы киртәгә килеп бәрелгән.
Шаһитлар хәбәр иткәнчә, машина йөртүчеләрнең берсе - 31 яшьлек хатын-кыз имгәнгән.
Ике автомобиль дә җитди зыян күргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз