news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Видеога «Ак Барс Арена» янында ут капкан трамвай эләккән

Әлеге кадрларны социаль челтәрләрдән файдаланучылар бастырып чыгарды.

Видеога «Ак Барс Арена» янында ут капкан трамвай эләккән
Скриншот

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Видеога «Ак Барс Арена» спорт сарае янында ут капкан трамвай эләккән. Вакыйга урыныннан кадрлар белән социаль челтәрләрдән файдаланучылар уртаклашты.

Видеода транспорт чарасының стадион каршында тукталуы күренә. Трамвайның бер ток кабул итү урынын ялкын ялмап алган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бу хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.



news_right_1
news_right_2
news_bot