news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Видеоблогер Ира Смелая "Татарка - алтын" җырын Казан сәхнәсендә дә башкарды

Ираның чыгышы LittleBig төркеме концертының соңгы номеры булды.

 (Казан, 15 декабрь, "Татар-информ"). Казанда "Арена" төнге клубында Ира Смелая соңгы арада зур популярлык казанган "Татарка - алтын" җырын башкарды. Җырчы LittleBig төркеме концертында катнашты, дип хәбәр итә "Собака.ру".

Исегезгә төшерәбез, "Татарка - алтын" видеоблогер Ира Смелаяның беренче клибы. Ира тумышы белән Яр Чаллы шәһәреннән, "Татарские будни" видеоблогы авторы буларак билгеле. Клипның режиссеры - Эльдар Джарахов, оператов - Алина Пязок. Текст авторы - Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров

news_right_1
news_right_2
news_bot