news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Видеоблогер Азат Кашапов: Татарлар ниндидер көн киләчәген көтеп ята

Видеоблогер, татарча уздырылган татар чараларына йөрмәүчеләрне гаепләп, татар теленең киләчәге куанырлык түгел, дип белдерде.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). Видеоблогер Азат Кашапов фикеренчә, татар халкы ниндидер көн киләчәк дип көтеп яши. Бу хакта ул “Безнең фикер” клубының Сәләт йортында дискуссияндә белдерде. Чарада "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты.

Чарада катнашучыларның берсенең: “Татар теле нәрсәгә кирәк?” – дигән соравына җавап биреп, видеоблогер татар теленең киләчәген болай тасвирлады: “Кечкенә, этник телләр – татар теле шул төркемнән - 100-200 елдан соң үләчәк. Бу факт дип әйтәсем килә. Без – хәзерге, киләчәк буын, үз телебезнең гомерен озайта яки кечерәйтә генә алабыз”.

Видеоблогер, татар телен “фишка” рәвешендә кулланырга яраклы әйбер дип белдерде. “Син телне шул рәвешле куллана аласың. Мәсәлән, син татар телендә сөйләшкәндә башка теллеләр аңламый кебек. Син серләшә аласың. Икенчедән, әти-әниең белән татарча сөйләшү – ул үзе бер ләззәт. Өченчедән, рус телен белмәгән татарлар – мәсәлән, фин татарлары белән сөйләшә аласыз”, – диде ул.

Азат Кашапов татарларның пассивлыгын да атады. “Без, татарлар, ниндидер зур дәрәҗәдәге әйберне яисә көн килгәнне көтеп ятабыз кебек. Татар теле мәҗбүри укытылмавы дигәч, мин – татар, дип социаль челтәрләргә язабыз, татарлыгыбызны белдертмәкче булабыз, әмма үзебез татарча уздырылган кечкенә генә чараларга да йөрмибез", – диде ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100