news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Видео: Япон журналистлары Алинә Заһитова өендә булган

Корреспондентлар 15 яшьлек спортчының әбисе белән аралашкан, фигуралы шуучы белән төшке аш ашаган.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”). NHK япон телерадиокомпаниясе журналистлары фигуралы шуучы Алинә Заһитова өендә булган. Пхенчхандагы Олимпиада җиңүчесе турында репортаж төшергән, дип хәбәр итә “Спорт-Экспресс”.

Корреспондентлар 15 яшьлек спортчының әбисе белән аралашкан, фигуралы шуучы белән төшке аш ашаган. Шулай ук төшерү төркеме Заһитованың тренеры Этери Тутберидзе төркеме шөгыльләнүче шугалакта булган.

Пхенчханда Олимпия уеннарында кыска программадагы шәхси ярышта Заһитова 82,92 балл җыеп, яңа дөнья рекорды куйды. Ирекле программада ул алтын медаль яулады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100