Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Экология министрлыгы инспекторы Президент сайлауларына багышлап шигырь укый
Татарстан Экология министрлыгы инспекторы Рамил Садыйков Россия Президентын сайлаулар турында шигырь укыды. Шигырьне тавыш бирү башланырга берничә көн кала Гөлфия Шакирова иҗат иткән.
«Сайлауларга без гаиләбез белән йөрибез. Әти белән әнием дә кушыла. Алар өлкән яшьтә инде. Президент сайлаулары өч көн уза. Мин бу вакыйганың мөһимлеген шигъри юллар аша белдерергә теләдем. Җирле шагыйрәбез Гөлфия Шакировага мөрәҗәгать иттем. Ул көн темасына шигырь язып бирде», - диде Рамил Садыйков.
Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең баш белгече хатыны Лилия белән бергә сайлауларда үз тавышын биргән. Сайлау участогына алар әти-әниләре һәм балалары - кызлары Асия, уллары Әхмәт белән бергә килгәннәр. Садыйковлар өч бала әти-әнисе – олы кызлары кияүдә, яшәү урыны буенча тавыш бирәчәк.
Рамил белән Лилия балаларын тавыш бирергә яшь буынга сайлауларда катнашуның мөһимлеген аңлатыр өчен ияртеп килүләре турында әйтте.
Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлау 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче).
15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шул исәптән хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды. 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз