news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Видео төшерү өчен «Корстон» түбәсендә эленеп торган яшүсмерне полиция эзли

Казанда «Корстон» түбәсенә менгән яшүсмернең кыланышы полиция игътибарын җәлеп итте. Егет дусты белән бергә булган. Кыланышларын алар мобиль телефон камерасына төшергәннәр. «Хайп» ясау өчен, ул хәтта бер кулы белән түбәнең чыгып торган өлешенә тотынып торган.

«Татар-информ» га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot